Черки-Гришинская сельская библиотека - филиал № 38

Инвалидлар декадасы

03 декабрь көнне Күл - Черкен авылы китапханәсендә инвалидлар декадасына багышланган очрашу үткәрелде. Очрашуга Горбачев Илнур, Әглиев Шамил чакырылдылар. Китапханәче журналлар белән таныштырып үтте. Шуннан соң әкият геройларына багышлап рәсемнәр ясадылар. Соңыннан күчтәнәчләр тапшырылды.