Черки-Гришинская сельская библиотека - филиал № 38

Балалар иртәсе: "Кояш гомер телим мин - әнием сиңа"

06 март көнне Күл-Черкен авылы балалар бакчасында китапханә белән берлектә "Кояш гомер телим мин - әнием сиңа" дигән темага балалар иртәсе үткәрелде. Балалар әниләргә багышлап шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар, әниләре белән төрле конкурсларда катнаштылар. Бәйрәм бик күңелле үтте, дуслык җиңде.