Черки-Гришинская сельская библиотека - филиал № 38

Очрашу кичәсе: "Әфганстан - әрни йөрәктә"

12 февраль көнне Күл-Черкен авылы мәктәбендә китапханә белән берлектә Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуының 31 еллыгына багышлап, "Әфганстан - әрни йөрәктә" дигән темага очрашу үткәрелде. Монда район хәрби комиссары, авлыбызның Кызыл йолдыз ордены кавалеры Мингалиев Рөстәм, мәктәп директоры Хасанов Р.Р. һәм Хисамов Р.Р. катнаштылар. Алар үзләренең хезмәт дәверендә күргән авырлыклары һәм матур мизгелләрен искә төшереп сөйләделәр. Мәктәп балалары матур чыгышлары белән бәйрәмне бизәделәр.