Батырлык сәгате: "Авылыбыз батырларына дан"
10 февраль көнне Күл-Черкен авылы китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән "Авылыбыз батырларына дан" дигән темага батырлык сәгате үткәрелде. Монда авылыбыздан сугышка китүче һәм җиңеп әйләнеп кайтучы авылдашларыбыз турында сөйләдек. Бүгенге көндә бер сугыш ветераныбыз бар. Аның турында оныкчыгы сөйләде.