Әдәби кичә: "Шигърият һәм язмыш".
06 июнь көнне Күл - Черкен авылы китапханәсендә А.С.Пушкинга багышлап "Шигърият һәм язмыш" дигән темага кичә үткәрелде. Мәктәп яны лагерена йөрүче балалар А.С.Пушкинның шигырьләрен, әкиятләрен сөйләделәр. Соңыннан А.С.Пушкин әсәрләренә рәсемнәр ясадылар.