Нәүрүз
24 нче март көнне Иске Тинчәле төп гомуми белем мәктәбендә мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре белән берлектә Нәүрүз бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм җыр-бию, күңелле ярышлар белән үрелеп барды. Соңыннан балалар тәмле коймак һәм ботка белән сыйландылар. Бәйрәм һәркемнең күңеленә хуш килде.