Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Бездә кунакта язучы-драматург Айгөл Әхмәтгалиева.

            Бездә кунакта язучы-драматург Айгөл Әхмәтгалиева.

   10 апрель көнне Иске Суыксу авылы китапханәсендә  язучы-драматург Айгөл Әхмәтгалиева белән ”Илһам алам туган ягымнан...”дип исемләнгән  очрашу кичәсе  үтте. «Баланнарда бал тәме», «Тузганак керфеге », «Ак читек» һәм яңа иҗат ителгән “Хәния” һәм башка повестьлар, хикәяләр авторы китап дөньясында үзен ниләр борчуын, татар телен саклап калырга кирәклеген йөрәк түреннән чыгарып сөйләде ул, әсәрләрнең прототипларын да әйтеп үтте. Гыйбрәтле язмышлар, ачы сагышлар, аерылулар, югалтулар, бәхетсез мәхәббәт – гомумән, адәм баласының башыннан нинди генә язмышлар узмаган. Әнә шулар хакында Айгөл ханым китапларында һәр сүзнең егәрен, тәмен белеп яза. Балаларына атап язган шигырен укып үтте. Мәктәп укучылары “Ах,бу Гөлфия?”,”Әби,Илнур Һәм  шигырь.” хикәясен сәхнәләштереп күрсәттеләр. Гомумән алганда, Айгөл ханымның кайсы гына әсәрен алсак та, барысы да яратып, йөрәк түреннән үтеп язылган. Шундый китапларны тамашачылар сатып алу бәхетенә дә ирештеләр.Алар язучыга үзләренең сорауларын бирделәр. Мондый эчтәлекле очрашудан соң, Айгөл Әхмәтгалиеваның китапларын сорап китапханәгә килүчеләр күбәйде. Без китапханәчеләр өчен бу зур сөенеч.

.