Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.

 

    2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.

   Бөтен дөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апре­лендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
“Принцесса на горошине”, “Снежная королева”, “Дюймовочка”, “Гадкий утенок”, “Дикие лебеди”... Менә инде берничә буын Даниянең бөек язучысы Ганс Христиан Андерсенның тылсымлы әкиятләрен укып үсә. Борын-борыннан әкиятләр бик күп иҗат ителгән булса да, күңелгә нәкъ менә бу язучының китаплары һәм бала чакта телевизордан караган нәфис фильмнар һәм мультфильмнар кереп калган. Атна саен ял көнендә зәңгәр экраннарга чыккан “Әкияттә кунакта” тапшыруын ул чакта балалар гына түгел, өлкәннәр дә көтеп ала иде. Бигрәк тә Андерсен әкиятләре буенча төшерелгән фильмнарны ничә тапкыр кабатласалар да, караган саен карыйсы гына килә. Мәктәп китапханәчесе белән укучыларга шул чаклар турында сөйләп үттек.