Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

21 февраль халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә “Тел-күңел көзгесе” диеп исемләнгән лексик бәйге үткәрелде

21 февраль  халыкара туган тел көне уңаеннан китапханәдә “Тел-күңел көзгесе” диеп исемләнгән лексик бәйге үткәрелде.Шул исемдә китап күргәзмәсе төзелде.Монда“Омонимнар”һәм “Синонимнар” командалары көч сынашты.

План:

1.  Алып баручыларның кереш сүзе.

2.  Командаларның бер-берсен сәламләве.

3.  Командаларның һәм тамашачыларның тел гыйлеменнән     ярышы.

4.  Ярыш нәтиҗәләре буенча җиңүче команданы билгеләү.

Телне халык дәрья белән,андагы сүзләрне мәрҗәннәр белән чагыштыра бит:

     Тел дигән дәрья бар,

     Дәрья төбендә мәрҗән бар,

     Белгәннәр чумып алыр,

     Белмәгәннәр коры калыр.

Шул дәрьяның хәзинәләре белән таныштык.Сүзнең тылсымлы көчен тагын,тагын күзәттек.Телебезнең җәүһәрләренә күз салдык.Һәр сүзнең кадерен белергә өйрәндек.Бераз шаярып уйнап та алдык. Кыскасы тапкырлыкта,зирәклектә көч сынаштык.

Алга таба “Омонимнар” командасы Мәхмүт Хөсәеннең “Мин Җәмилә түгел,Женечка”,”Синонимнар” командасы Һади Такташның “Авызы борыны җимерелгән сүзләрне яклап”-дигән шигырен укып үттеләр.

“Сүз-бөек нәрсә ул.Бөек,чөнки сүз белән кешеләрне берләштерергә дә,аерырга да мөмкин.Кешеләрне бер-берсеннән читләштерә торган сүзләрдән саклана күрегез!”-дигән Л.Н.Толсой.

Кичә ахырында грамоталар тапшырылды.