2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.
2019 ел Татарстанда эшче һөнәрләр елы дип игълан ителде.
Шушы уңайдан китапханәдә “Һөнәрленең-кулы алтын ” дигән түгәрәк өстәл артында әңгәмә үтте.Монда төрле һәнәр ияләре катнашты;Хасанов Ильнар-механизатор,Латыпова Назима-аш-су остасы,Хайбуллова Фирдәвес-тәрбияче,Ибрагимов Ленар,Ильясов Илнурлар-электрчы һ.б.Алар үзләренең һөнәрләре белән уртаклаштылар.
Ел башыннан шул ук исемдә китап күргәзмәсе эшли башлады.Күргәзмә аша укучыларыбыз хезмәт,һөнәрне дөрес сайлау,әдәби әсәрләрдәге эшче һөнәрләрнең яктыртылышы,вакытлы матбугатта төрле рубрикалар аша һөнәри җиңүләр,һ.б. бик күп төрле мәгълүматлар белән таныша алачак.Күргәзмәбез ел дәвамында яңа мәгълүматлар белән даими тулыландырылып торачак.