Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

19 гыйнвар көнне китапханәдә "Бер күрешү үзе бер гомер"дигән кичә язучы,шагыйрә Равилә Шәйдуллина иҗатына багышланды.

19 гыйнвар көнне китапханәдә "Бер күрешү үзе бер гомер"дигән кичә язучы,шагыйрә Равилә Шәйдуллина иҗатына багышланды.Шулай ук иҗади очрашуда телевидение һәм кино режиссёры,сценарийлар авторы,Татарстанның атказанган артисты,сәнгать эшлеклесе Нурания Җамали,"Яңа гасыр" каналында "Күчтәнәч" тапшыруын алып баручы яраткан дәү әниебез Әлфинур Хисами,актёр,продюсер Миләүшә Сәләхединова һәм авылдашыбыз "Бер учка сыя дөнъя" китабы  авторы Әлфия Шәмсетдинова катнашты.Шагыйрә үзенең  иҗаты белән таныштырып үтте.Укучылар сәнгатьле итеп шигырьләрен сөйләделәр."Ялантауга ай кунган" китабы буенча фикер алыштык.

Кунаклар барысы да үзләре белән танышырып үттеләр.Ахырдан "Үксезләр"кинофильмын карадык.