Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Язучы һәм заман әдәби-гамәли конференция

   10 гыйнвар  көнне, китапханәдә прозаик һәм драматург,Татарстанның халык язучысы,Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты  Аяз Мирсәет улы Гыйлаҗевның тууына- 90 ел уңаеннан ,Язучы һәм заман әдәби-гамәли конференция үтте.Монда без әдәбиятны үз иткән, китап сөюче укучыларыбызны  чакырдык.Кереш өлешендә  язучының тормыш юлыннан презентация күрсәттек.Аннан сон язучының әсәрләрендә кеше язмышлары- дигән тема буенча сөйләшү булды.Алимова Роза,Хөсәенова Гөлфия,Салахова Равия апа һ.б. кыскача әсәрләрдән өзекләр сөйләделәр.

     ”Аяз Гыйлаҗев-заман таләп иткән язучы”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды.Барысы 20 әсәре китап укучыларга тәкъдим ителде.