12 декабрь - Россия Федерациясе Конституциясе көне.
12.12.2017 ел.
12 декабрь – Россия Федерациясе Конституциясе көне.
1993 елда кабул ителгән Төп Законыбыз – Конституция, илдә тынычлык, тотрыклылык, милләтләр дуслыгын гарантияли. Россия безнең өчен бөек һәм куәтле Ватан, ә районыбыз аның аерылгысыз өлеше! Районыбыз, республика һәм бөтен илнең бүгенгесе һәм киләчәге һәрберебезгә, безнең хезмәткә, инициативага һәм гражданлык җаваплылыгына бәйле.Шул уңайдан авыл китапханәсе һәм мәдәният йорты белән берлектә интеллектуаль уен үткәрдек. “Мин яратам сине,Россия”
Чараның максаты. Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, тарих белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, милли үзаң тәрбияләү. Чарада 5 сыйныф укучылары катнашты. 2командага бүленеп көч сынашты.Уен барышында укучылар Ватаныбыз турында күп яңалыклар белделәр,хәзерге вакыттагы дөнъя яңалыклары белән таныштылар.
“Мин яратам сине,Россия”-дигән күргәзмә оештырылды.