Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.

Китап – ул кеше уйлап чыгара алган сирәк могҗизаларның берсе, халкыбызның күңел байлыгы, рухи хәзинәсе. Аларда халыкның ерак гасырлардан килгән тарихы, җыр-моңнары, акыллы киңәш-фикерләре сакланган һәм буыннан-буынга, чордан-чорга күчеп безнең көннәргә килеп җиткән. 2 апрель — Халыкара балалар китабы көне.Без,шул уңайдан мәктәптә технология дәресендә 1 нче сыйныф укучылары һәм аларның сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Илсеяр Сәгыйт кызы катнашында китап төзергә,аны ничек ябыштырырга,сакларга кирәклеге турында өйрәндек.  
    Китапханәдә “Китап иле-серле дөнья”-дип исемләнгән кичә үткәрдек.Укучыларны китап фонды белән таныштырдык.Үзлекләреннән китап сайларга өйрәттек.Татар халык әкиятләрен,Ш.Галиев шигырьләрен укыдык. Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсенның туган көне уңаеннан әкиятләрен укыдык. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.