Китап күргәзмәсе:”Наркомания кешелекнең дошманы”
Китап күргәзмәсе:”Наркомания кешелекнең дошманы”
1 март-Бөтендөнья наркобизнес һәм наркоманиягә каршы көрәш көне.Шул уңайдан,китапханәдә
«Наркомания- замана чире»- дип исемләнгән китап күргәзмәсе төзедек.Ай дәвамында укучылар күргәзмә белән таныштылар.Яшьләргә тема буенча аңлату эшләре алып бардык.
Кешедә булган кимчелекләр, көчсезлек, йомшаклык һәм наданлык исәбенә илебездә наркомания киң тамыр җәя. Яшь кешенең наркотиклар куллана башлавы -ул аның бәхетсезлек юлын сайлавы, әти-әниләренә хыянәт итүе дигән сүз.
Наркомания кешелек тормышына коточкыч зур зыян китерә. Ул халыкны бөлгенлеккә төшерүнең һәм юкка чыгаруның иң нәтиҗәле ысулы булып тора.Укучыларга бу начар юлга керүдән саклану ,тәртипсезлек очраклары белән туры килгәндә тиешле урыннарга хәбәр итергә тиешлекләре турында сөйләп аңлатып үттек.