Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Тарихи сәгать:-«Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше.»

Тарихи сәгать:-«Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше.»
   Авыл китапханәчесе ,сәнгать җитәкчесе,оештыручы Низамова Гөлшат Әдгам кызы,укучылар белән берлектә Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә, Ленинград блокадасы эзелүгә - 80 ел уңаеннан «Тарихны белмәгән кеше - хәтерсез кеше.»-дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек.Гитлерчылар тарафыннан камап алынган,чолганышта калган Ленинградны азат итүдә безнең авылдашларыбыз  да катнаша.Алар барлыгы 9 кеше Хайбуллов Рәхим,Латыпов Билал,Камалов Рәхим,Насретдинов Анвар,Шарафутдинов Вазых,Ибрагимов Рәхим,Давлетшин Рәхим,Латыпов Бари,Гайсин Шакирлар.Без аларны бер минут тынлык белән искә алдык. Укучыларга шул еллар тарихын сөйләп үттек. Камалышта калучыларның ничек яшәвен сөйләп аңлатып бирерлек кенә түгел.Шундый шартларда ачлыктан хәлсезләнгән хезмәт ияләре,эшчеләр,балалар сугыш кирәк –яраклары белән һәм кораллар белән бер өзлексез фронтны тәэмин итеп торалар.Укучылар дошман белән чолгап алынган Ленинградның,шунда яшәүче ленинградлыларның ныклылыгы,батырлыгы Ладога күле аша узучы данлыклы “ЯШӘҮ ЮЛЫ-ДОРОГА ЖИЗНИ”турында белделәр. Ленинград камалышында калучыларның батырлыгы,түземлеге,ныклыгын тасвирлаган рәсемнәр белән таныштырдык.