Иске Сукысу авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” проекты кысаларында“Туган ягым-туган төбәгем”-дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.
20.10.2023.Иске Сукысу авылы китапханәсендә “Пушкин картасы” проекты кысаларында“Туган ягым-туган төбәгем”-дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте.Кичә барышында катнашучылар белән авылыбызның йолаларын, гореф- гадәтләрен искә төшердек. Туган авылыбыз үсешенә, зур өлеш кертеп, авыл тарихына кереп калган Сабирҗанов Нургали,Җамалетдинов Нурислам,Насыйбуллин Сәлим,Җамалетдинов Харис абыйларны искә алып тормыш юллары белән таныштык.
Авылның тарихын белү, үсеп килүче буын тормышы өчен зур әһәмияткә ия. Студентлар китапханәчеләр тарафыннан еллар дәвамында, туган як почмагына җыелган фотоларны карадылар.Үзләрен кызыксындырган сорауларына җавап алдылар.