Иске Суыксу мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә “Экстримистлыкка – юк”-темасы буенча төрле чаралар үтте.
Иске Суыксу мәдәният йорты һәм китапханә белән берлектә “Экстримистлыкка – юк”-темасы буенча төрле чаралар үтте.
13 сентябрь көнне Беслан вакыйгасын искә алып башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Вакытсыз өзелгән чәчәкләр” - диеп исемләнгән түгәрәк өстәл артында сөйләшү үткәрелде.Максаты: укучыларга уяу булырга,каршылыкларны җиңеп чыгарга һәм аларны рухи тәрбияләү иде.
1. Бесланда булган вакыйга белән китапханәче Гимадиева Гөлнара таныштырып үтте.
2. Терроризмга каршы көрәш турында авыл участковые Ларин Равил Раис улы сөйләп аңлатып үтте.
3. Төрле сораулар.
“Экстримистлыкка-юк” дигән күргәзмә оештырылды.Анда балалар иҗаты урын алды. ” Федеральный список экстримистских материалов” папкасы буенча аңлату эшләре алып барылды.Бу папкада китапханәдә булырга тиеш булмаган китаплар исемлеге.Ул китапларны ни өчен укырга ярамаганлыгы турында сөйләп үттек.
16 сентябрь көнне 5-7 сыйныф укучылары катнашында “Дуслык-безнең тормыш бизәге.”-дигән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде.