Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

"Сөмбелә" уңыш бәйрәме.

23.09.2023.Без китапханәдә мәдәният хезмәткәрләре, студентлар белән берлектә халкыбызның иң гүзәл бәйрәмнәренең берсе – "Сөмбелә" бәйрәмен үткәрдек.

   Елның сихри фасылында, көн белән төн тигезләшкән мәлдә, татар халкы Сөмбелә бәйрәмен үткәргән. Ул – көзге бәйрәм, уңыш бәйрәме. Бакчаларда бик күп төрле яшелчәләр,җиләк –җимеш үстерәбез.М-н:Бәрәңге икенче икмәк,кишер күзләр өчен файдалы,кәҗә сакалы бавырларны саклый .Студентлар  белән барлык яшелчәләрнең файдасы күп булуы турында  сөйләштек.

Ахырдан алтын көзгә багышланган сынамышлар,табышмаклар әйтештек.Шигырьләр укыдык.