“Мәңгелек балачак илендә”
20.09.2023.“Мәңгелек балачак илендә”
Балалар әдәбиятенә чиксез зур өлеш керткән язучыларыбызның берсе –Абдулла Алиш. А. Алиш балаларның сөекле язучысы. Ул язган әкиятләр: “Нечкәбил”, “Сертотмас үрдәк”, “Койрыклар”, “Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык”, “Песиләр һәм күселәр” , “Чуар тавык”, “Бал корты һәм шөпшә”, “Кем көчле?”, “Куян кызы”һ.б. балалар күңелләренең бөтен нечкәлекләрен тоялар. Нәниләрнең акыл сәләтен, фантазияләрен үстерәләр, кечкенәдән үк балаларда хезмәтне яратырга, ата-анага, олыларга ихтирам сакларга, намуслы булырга өйрәтә, әдәплелек сыйфатларын тәрбияли.
Иске Суыксу урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре Гайнетдинова Илсөяр апалары белән кунакка килделәр. Балалар Абдулла Алишка багышланган “Мәңгелек балачак илендә” дигән исемле китаплар күргәзмәсе белән таныштылар. Шулай ук аларга Абдулла Алишның әкиятләрен кычкырып укыдык.