Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

2023 ел “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде.

2023 ел “Укытучылар һәм остазлар елы” дип игълан ителде. “Һәр күңелдә шигырь уты бар”- дип исемләнгән шигъри кичәбезне, Иске Суыксу авылы килене Шарафуллина Мөршидә Хасән кызы белән очрашуга багышладык.Мөршидә апа 40 ел балаларга белем бирә.Ә укытучы булу ул һөнәр генә дә түгел бит әле, ул – язмыш! Мәктәп елларыннан башлап шигырьләр иҗат итә.Алар газета-журналларда басылып чыга.Аның туган ягын,яраткан эшен сагынып язган шигырьләрен тыңладык,фикер алыштык.Шулай ук кичәгә килгән шигърият сөючеләр, Гөлфия апа Хөсәенова шигырьләрендә тыңладылар.Ахырдан бергәләшеп чәй эчтек.