Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

“Тормыш тамчысы” акциясендә катнаштык.

Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан,Иске Суыксу авылы китапханәсе, мәдәният йорты мәктәп укучылары белән берлектә, Бөтенроссия күләм уздырылган “Тормыш тамчысы” акциясендә катнаштык.

Беслан фаҗигасе корбаннарын, 1 минут тынлык белән искә алдык. Акция барышында фаҗига булган вакыйгалар турында  сөйләдек, Һәм укучыларга акциянең төп максатын – фаҗигадә һәлак булганнарны искә алып, алар рухына атап учлар белән чәчәкләргә су салдык.