Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

1 июнь-Балаларны яклаү көне.

1 июнь-Балаларны яклаү көне.

Җәйнең беренче көне - балачак иленең иң матур бәйрәме. Шуңа да балалар бу көнне зур  түземсезлек белән көтеп ала. Әлеге бәйрәм безгә өлкәннәргә, һәр баланың яклауга, кайгыртуга мохтаҗ икәнен искәртеп тора.  Чөнки үсеп килүче буын - безнең киләчәгебез,  илебезнең киләчәге. Без алар хакына яшибез.  Балаларыбызны мәрхәмәтле һәм кешелекле  булырга өйрәтү - изге бурычыбыз. Бу көнне без “Кояшкай” балалар бакчасында, нәни группада тәрбияләнүче балалар һәм тәрбиячеләре Хайбуллова Фирдәвес Фәһим кызы белән төрле кызыклы китаплар укыдык,рәсемнәр ясадык.”Кояшкай” балалар бакчасына китап бүләк иттек.