Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Бүген,Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үтте.

Бүген,Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме үтте.Бу бәйрәмне укучылар, ел саен сагынып көтеп алалар. Мәктәп алдын матур итеп бизәделәр.Чыгарылыш сыйныф укучыларына,укытучыларына матур теләкләр әйтелде.Шагыйрә Динә Камалетдинова “Соңгы кыңгырау”- дигән шигырен укып үтте.

    Быел урта мәктәпне 14 бала тәмамлады. 9 нчы сыйныфтан-11, 11нче сыйныфтан-3 бала.Бу бәйрәмгә мәдәният хезмәткәрләре дә алдан ук әзерләндек.Ел дәвамында мәдәният йортында үткән чараларда иң актив катнашкан , китапханәдә иң күп китап укучы,төрле конкурсларда катнашкан балаларны, рәхмәт хатлары белән бүләкләдек.