Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

"Иң яхшы китаплар Сезгә,балалар! " Күңелле китап укулар.

22.05.2023.Китап-кешенең

киңәшчесе,ярдәмчесе,укытучысы.

Балалар китабы озак еллар буена киләчәк буынны тәрбияләү чарасы, тормышта дөрес юнәлеш сайлау өчен маяк булып тора. Китап укып үскән баланың күңеле чиста, уйлау сәләте югары дәрәҗәдә була.

Иске Суыксу авылы китапханәсендә сәнгать җитәкчесе белән бергә, 1 нче сыйныф укучылары катнашында ,"Иң яхшы китаплар Сезгә,балалар! " дип исемләнгән  китап уку сәгате үтте.Балаларны  яңа китаплар белән таныштырдык.Шигырьләр,әкиятләр кычкырып укыдылар.Яраткан китапларын өйгә укырга алдылар.