Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

15 май-Халыкара гаилә көне .

15 май-Халыкара гаилә көне .Шул уңайдан Иске Суыксу авылы мәдәният хезмәткәрләре китапханә белән бергә “Шәҗәрәдә гаиләм тарихы”-дип исемләнгән кичә үткәрдек.Һәр кеше дә шәҗәрә ясый алмый. Туганнарыбызны табу,

әби-бабаларыбыз турында мәгълүмат җыю – үзе бер катлаулы эш. Ә без үзебезнең нәселне беләбезме соң? Шәҗәрә ясау үрнәкләре,гаилә,кыскача авыл тарихы белән китапханәче Гимадиева Гөлнара таныштырып үтте.

Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк. Димәк, шәҗәрәсе билгеле булган, үткәненә ихтирамлы халык – игелекле киләчәккә лаек Халык! Шәҗәрә – нәсел агачы дигән сүз. Агачларыбыз корымасын, мәңге яшел булсын! Бу исә үзебездән тора.

Ләкин өеңдә гади рәсем урынына матур итеп

эшләнгән нәсел агачың, шәҗәрәң эленеп торса бик күңелле.Бу кичәдә без менә шул турыда сөйләштек.