Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг.
08.05.23.Бөек Җиңүнең 78 еллыгына багышланган митинг. Бәйрәмне авыл башлыгы Давлетшин Марс Мөхәммәтшан улы башлап җибәрде.Ул авыл халкын бәйрәм белән котлап үтте.Шулай ук нефть кудыру станциясеннән Залялов Сирин һәм Мухаметзянов Рамиллар ,Туган җирләрдән еракта башларын салган авылдашларыбызның якты истәлегенә чәчәкләр куйдылар.Мәктәп директоры Халимова Флера,мәдәният хезмәткәрләре исеменнән Гимадиева Гөлнаралар котлап үтте.Балалар әзерләгән монтажны карап үттек.Тыл ветераны Шәрәфетдинова Сания апа сөйләгәндә күзләр яшьләнде.70 елдан соң әтисенең каберен барып күреп,каберлегенә туган авыл туфрагын салып кайткан Камалетдинова Җәвидә апа әтисенең якты истәлегенә багышлап язган шигырен укыды.