Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Шигърият кичәсе.

04.05.2023.Туган як! Туган җир! Туган туфрак! Һәрбер кеше өчен нинди газиз, тирән мәгънәле сүзләр! Нинди генә язучылар, шагыйрьләр аны зурламаганнар, күкләргә чөеп мактамаганнар. Алар һәркем йөрәгендә яши һәм вакытлар үтү белән тагын да байый, тулылана бара.Менә шундый матур табигатьле безнең туган авылыбыз –Иске Суыксу. “Һәр күңелдә шигырь уты бар” дип исемләнгән кичәбез авылыбыз шагыйрәсе Динә Камалетдиновага багышланды.Бу кичәдә без аның шигырьләрен тыңладык.Үзебезне кызыксындырган сорауларны бирдек.