Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Экологик марафон.”Табигатьне саклау-безнең изге бурыч.”

Экологик марафон.”Табигатьне саклау-безнең изге бурыч.”

Иске Суыксу авылы китапханәсендә,9 нчы сыйныф укучылары катнашында “Табигатьне саклау-безнең изге бурыч ”- дип исемләнгән экологик марафон үзды.

Кеше - табигатьнең аерылгысыз бер өлеше. Ул табигатьтән башка бер генә көн дә, бер генә сәгать тә, бер генә минут та яши алмый. Аңа су, һава, азык -төлек, җылылык һәм яктылык кирәк. Шуңа күрә табигатькә без шәфкатьле булырга тиешбез.

Балалар, табигатьнең шушы гүзәллеген,экологиянең чисталыгын кече яшьтән үк, күрергә өйрәнергә тиешләр.Без үзебезнең авыл табигате күренешләреннән алынган фотоларны карадык. Фотоларда авылыбыз табигате нинди матур,чиста чынбарлыктада шулай булырга тиеш.

   Сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен табигатебез дә,сулар һавабыз да һәрвакытта чиста булырга тиеш.