12 апрель - Космонавтика көне.
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска оча.Менә шул уңайдан Иске Суыксу авылы китапханәсендә «Күктә ни булмас?»-дип исемләнгән брейн-ринг үткәрдек.Балаларга ”Чиксез галәм”дигән тема буенча сораулар бирдек.Юрий Гагаринның тормыш юлы белән таныштырып үттек.