Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

“Күпъяклы талант иясе”-дип исемләнгән китап күргәзмәсе, язучы - прозаик,драматург балалар язучысы Рабит Батуллага 85 яшь.

14.03.Иске  Суыксу авылы китапханәсендә “Күпъяклы талант иясе”-дип исемләнгән китап күргәзмәсен, язучы - прозаик,драматург

балалар язучысы Рабит Батуллага 85 яшь тулу уңаеннан оештырдык.

Рабит Батулла (Роберт Мөхлис улы Батуллин) 1938 елның 26 мартында Татарстан АССРның Зәй районы Түбән Олоҗы авылында укытучы гаиләсендә туа. Р. Батулла әдәбиятның төрле жанрларында иҗат итә. Аның балалар өчен язган хикәяләре, маҗаралы әкиятләре, шулай ук юмор-сатира жанрындагы язмаларын ,пьесаларын, көндәлек матбугатта, телевидение экраныныннан карап та беләбез. Боларның күпчелеге балаларга адресланган булып, әсәрләрендә язучы туган җирне, табигатьне ярату, аны кадерләү, кош-кортларга, хайван җәнлекләргә миһербанлы булу, аларны киләчәк өчен саклау һәм бу юлда үз-үзеңне аямыйча көрәшү кебек мөһим мәсьәләләрне күтәрә һәм шундый сыйфатларны нәни укучыларына үтемле итеп, кызыклы әдәби персонажлар һәм маҗаралы вакыйгалар аша сеңдерергә тырыша. Без дә күргәзмә янында тагын бер кат Батулланың иҗаты белән таныштык.