“Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк” Иске Суыксу мәдәният йортында урнашкан туган як музеена сәяхәт.
18.02.Татарстан Республикасында 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан иттелде.Шул уңайдан чыгарылыш 9 нчы сыйныф укучылары
Иске суыксу мәдәният йортында урнашкан мини-музейга экскурсиягә килделәр. “Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге юк”-дип исемләнгән тема буенча сөйләштек.Бүгенге көндә укучыларыбыз (әти-әниләре кебек) туган төбәк, үз нәселләре ,гореф -гадәтләрен аз белә. Ә бит кешенең үз-үзенә хөрмәте үзең яшәгән авылың, нәселең тарихыннан башлана. Бу кичәдә без авылыбызның тарихын, төп халкы-мишәрләрнең гореф- гадәтләре,
кул эшләре белән таныштык.