Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Совет гаскәрләренең Әфганстан җиреннән чыгарылуына 34 ел тулуы уңаеннан “Әфганстан йөрәк ярам” диеп исемләнгән очрашу кичәсе.

11.02.Иске Суыксу урта мәктәбендә китапханә  белән берлектә Әфган сугышы ветераннары белән очраштык. Укучылар алдында Җаббаров Фәнис Зиннәт улы, Гатиятуллин Саубан Нәдер улы, Бикчәнтәев Мөслим Фәйзрахман улы чыгыш ясадылар. Алар сугышчы - интернационалистлар гына түгел, ә чын геройлар һәм патриотлар .Әфганстанда төрле частьләрдә хезмәт иткәннәр. Заббаров Фәнис Зиннәт улы укучыларга, Ватаныбызны яратырга һәм аның лаеклы яклаучылары булырга , сез тиеш диде.