Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел .
11.02.Иске Суыксу урта мәктәбендә авыл китапханәчесе белән берлектә шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 117 ел тулуга багышланган шигъри иртә үткәрдек.
Укучылар герой шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләрен сөйләделәр. Тормышы һәм иҗаты, аның балачагы турында сөйләп үттем.Җәлилнең шигырьләрен укыганда һәм тыңлаганда ,тавышын ишеткән кебек буласың.Үкенечле, батыр, тормышны раслаучы шигырьләрне без гел укып торабыз,онытырга хакыбыз юк.Иң оста,сәләтле шигырь укучы Феизова Назиләгә китапханә исеменнән бүләк тапшырдым.