Күренекле шагыйрь,язучы-прозаик,драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел.
11.02.Иске Суыксу авылы китапханәсендә, күренекле шагыйрь,язучы-прозаик,драматург Фәнис Яруллинның тууына 85 ел уңаеннан «Кеше булу кыен түгел, кешелекле булу кыен»-диеп исемләнгән китап күргәзмәсе төзедек.
“Яхшылык күрәсең килсә, яхшылык ит,” -диелә халык мәкалендә. Кешеләрне һәрвакыт матур эшләрегез, игелекле гамәлләрегез белән сөендерегез! -дип яза шагыйрь.Күргәзмә янында без аның шигырьләрен ,повестьларын,газетага язылган хикәяләрен укып фикер алыштык.Китап укучыларга китапларын тәкъдим иттем.