Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Студентлар кичәсе:-«Истә калырлык еллар...»

Студентлар көне уңаеннан, Иске Суыксу авылы китапханәсендә «Истә калырлык еллар...»–диеп исемләнгән очрашу кичәсе үткәрдек.Кичәне китапханәче Гимадиева Г. алып барды.Тормышның мәшәкатьләре булган кебек, аның бәйрәмнәре дә бар. Аны һәркем үзенчә үткәрә. Үтәсе бәйрәмебез, студентлар белән очрашуга багышланды.Бу кичәгә без авылыбызның студентларын,яңа гына кулларына диплом алып эшкә урнашкан яшь белгечләрен,чыгарылыш сыйныф укучыларын чакырдык.Чиратлап барысына да сораулар бирдек.«Минем сайлаган һәнәрем.»–дигән тема буенча анкета сорауларына җаваплар бирделәр.