«Сталинград каһарманнарын искә алыйк!»-диеп исемләнгән тарихи кичә.
Иске Суыксу авылы урта мәктәбендә,мәктәп китапханәчесе Гайнетдинова И., авыл китапханәчесе ,сәнгать җитәкчесе,6 нчы сыйныф укучылары катнашында Сталинград сугышының 80 еллыгын билгеләп үттек. «Сталинград каһарманнарын искә алыйк!»-диеп исемләнгән тарихи кичәдә якташларыбызны,авылдашларыбызны искә алдык. Аларның күбесе Идел буендагы шәһәр өчен сугышканда батырларча һәлак була. Аларны 1 минут тынлык белән искә алдык.
Сталинград сугышы – безнең хәтер өчен, ватандашларыбызда тарихи дөньякүләм караш, аларның гражданлык, ватанпәрвәрлек хисләрен уятуда бик мөһим чор вагыйгасы.