Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

"Күңел җылым сезне җылытсын" Язучы Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе.

 

8 сентябрь көнне, Иске Суыксу авылы китапханәсенә язучы Зифа Кадырова үзенең  китап, әдәбият сөюче дуслары  белән очрашуга килде. "Күңел җылым сезне җылытсын" дип исемләнгән, күптән көтелгән  очрашу булып узды. Очрашуда авылдашыбыз, Мәскәү шәһәрендә яшәп иҗат итүче Әлфия Шәмсетдинова да катнашты. Бу көнне китап сөючеләр белән  күптәннән көткән идек. Ниһаять очрашырга насыйп булды. Язучы бездә кунакта. Зифа апа бик ягымлы язучы, анарга сораулар бирдек.Тормыш юлы, иҗаты белән таныштырды.

Әлфия апа Шәмсетдинова үзе иҗат иткән шигырьләрен укып үтте. Мөршидә апа яшьлек хәтирәләрен искә төшерде.