22 август - Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне.
Россиядә ел саен 22 август көнне Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне билгеләп үтелә. Ул Россия Федерациясе Президентының 1994 елның 20 августында "Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне турындагы" Указы нигезендә гамәлгә куелган.
1991 елның 22 августында Мәскәүнең Ак йортында беренче тапкыр өч төсле Россия флагы күтәрелә.
Китапханәдә, мәдәният хезмәткәрләре белән без дә бу тарихи датаны билгеләп үттек.Күргәзмә янында балаларны,Россия Федерациясе Дәүләт флагының тарихы белән таныштырдык.Шул тема буенча укучыларга китаплар бирдек.