Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

“КИЛӘЧӘК – ЭКСТРЕМИЗМСЫЗ, ЭКСТРЕМИЗМ – КИЛӘЧӘКСЕЗ”

“КИЛӘЧӘК – ЭКСТРЕМИЗМСЫЗ, ЭКСТРЕМИЗМ – КИЛӘЧӘКСЕЗ

 

9 август көнне Иске Суыксу авылы китапханәсе ,мәдәният йорты,авыл советы белән берлектә “Киләчәк – экстремизмсыз, экстремизм - киләчәксез” -дип исемләнгән әңгәмә үткәрдек.

                 Сүзлектә “экстремизм – ул чиктән тыш карашлар яклы булу” диелә. Бу сүзнең яңгырашы ук куркыныч. Экстремистлар тынычлык сөюче кешеләрне үтерәләр. Алар кешеләрне милләтләре, диннәре буенча төркемнәргә бүлеп карыйлар. Террорчылар тышкы кыяфәтләре, үз-үзләрен тотышлары белән башкалардан аерылып торалар. Алар теләктәш итеп үз-үзләренә ышанычлары, ихтыяр көчләре булмаган кешеләрне сайлыйлар. Шуңа күрә  яшьләргә, аеруча сизгер дә, белемле дә, игътибарлы да,физик яктан көчле дә булырга кирәк”, – диде ул.

         “Экстремизм” төшенчәсе төрле хокукый актларда да телгә алына. “Бу юкка гына түгел. Экстремизм – кеше хокуклары һәм иреге”, “конституцион строй нигезләре” кебек РФ Конституциясе тарафыннан ныгытылган хокукларга кул сузу.

         “Нәрсә ул толерантлык?” дигән сорауга яшьләр “Толерантлык – башка кешеләрнең хокукларын хөрмәт итү”, “башкаларны гафу итә белү”, “башка халыкларның диннәрен, гореф-гадәтләрен, мәдәниятләрен ихтирам итү”,  “шәфкатьлелек, мәрхәмәтлелек” кебек җаваплар бирделәр.

         Бездә экстремизмга урын юк. Без, төрле милләт балалары, бер-беребез белән дус-тату яшибез, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Дуслык-татулык – иң зур байлык”, дигән нәтиҗәгә килдек үткән әңгәмәбез буенча.