Күңелле китап укулар:"Китаплы балачак илендә"
Балалар язучысы Алмаз Гыймадиевка 50 яшь.
Алмаз Марс улы Гыймадиев 1972 елның 20 июлендә Татарстан Республикасының Биектау районы Олы Битаман авылында укытучылар гаиләсендә туа. А.Гыймадиев бала чагында ук хикәяләр, әкиятләр язу белән мавыга, мәктәптә укыганда аерым язмалары «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында, «Ялкын» журналында басыла башлый. 1997 елда аның балалар өчен кырыклап шаян хикәясен үз эченә алган «Тә-нә-фес, яки Маҗаралы хәлләр» исемле беренче китабы, 2000 елда «Хуш, Тамчыгөл!» дигән икенче җыентыгы дөнья күрә. Шушы ике җыентыгына тупланган әсәрләре өчен ул 2001 елда Татарстан Язучылар берлегенең Ш.Маннур исемендәге әдәби бүләккә лаек була.
Бездә язучының юбилее уңаеннан “Китаплы балачак илендә”-дип исемләнгән күңелле китап укулар үткәрдек.