Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

Файдалы сәгать:-“Хезмәт төбе хәзинә”

Файдалы сәгать:-“Хезмәт төбе хәзинә”
 Фарсиль Зыятдиновның тууына 85 ел.Шул уңайдан китапханәдә иң күп китап укучы һәм шулай ук бакчачылык эшләре,Фарсиль Зыятдиновның китаплары белән кызыксынучы Фәния һәм Илдус Хасанзяновлар хуҗалыгына  бардым.Алар бакчасы бик матур,хуш исләр килеп тора.Җылы якта гына үсә торган җимеш агачлары,рәт-рәт җиләкләре төзелгән,бәрәнге,сарымсаклары һ.б.Илдус әйтүенчә бу бакчаны ул язучы,галим киңәшләрен тотып эшли.1 нче  сыйныфка укырга баручы Госман да, бакчадагы һәр куакның,яшелчәнең кая чәчелгәнен, исемен белә.Әти-әниләренә бик тырышып булыша..Белмичә генә әйтмәгәннәр шул “Хезмәт төбе хәзинә”- диеп.