1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне. Балаларның киләчәге матур булсын өчен тыныч, имин тормыш, яраткан туган җир, гаилә җылысы, күңелле балачак кирәк.
Шул уңайдан «Балачак -иң бәхетле чак»-дип исемләнгән УЕН-Фест үткәрдек.Иң алдан китапханәдә балалар өчен иҗат ителгән шигырьләр,әкиятләр укыдык,табышмаклар ,мәкальләр әйтештек..Аннан соң саф Һавада уеннар уйнадык.Асфальтка рәсемнәр ясадык.Кемнең рәсеме бик матур аларга бүләкләр бирдек.