«Җиңү кайтавазы мәңгелек!»
Бөек Җиңүгә тиздән 77 ел,”Казан каймасы”(окоп казу) төзелешенә 80 ел тулды.Шул уңайдан,китапханәдә 8 нче сыйныф укучылары катнашында «Җиңү кайтавазы мәңгелек!»–дип исемләнгән тарихи сәгать үткәрдек. Укучыларны, авылыбыз ветераннарының фото рәсемнәре ,солдат хатлары, сугыш,сугыштан соңгы еллардагы фото рәсемнәрдән җыелган альбом белән таныштырдык.Сугыш чоры язучылары иҗатына тукталып үттек,шигырьләр укыдык.
Безнең ике як Суыксудан 719 авылдашыбыз яу кырына китә,тик аларның 369ы гына исән-сау туган авылына әйләнеп кайта ала.Авылда калучы хатын-кызлар, Апас районы Болгаер авылында окоп казуда катнаша.Бүгенге көндә алар исән түгел. Тыл хезмәткәрләре дә бик аз калды.
Яу кырында ятып калган,окоп казуда катнашкан авылдашларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык.
Җиңү көне безнең өчен һәрвакыт горурлык, сугышчан дан һәм батырлык
символы ул. Еллар, ил – көннәр имин һәм тыныч булсын! Җиңү көннәре безнең хәтердә шулай мәңге сакланыр.