"Ислам безгә кирәк көчне бирер,догаларга ныклап таянсак"Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел уңаеннан.
02.05.2022.Иске Суыксу авылында, Ислам диненең 1100 еллыгына,ураза гаете уңаеннан "Ислам безгә кирәк көчне бирер,догаларга ныклап таянсак"- дип исемләнгән матур бәйрәм узды.Рухи тормышның авырлыгына карамастан,безнең авылда дин хисе арта бара.Бүген Сукысу сәхнәсендә чыгыш ясаган балалар ,Линур хәзрәт һәрберебезгә дә Аллаһның иксез-чиксез рәхмәтләренә ирештерделэр.Аллаһы тәгалә барыбызныда рәхмәтеннән,мәрхәмәтеннән,кодрәтеннән ташламасын...Сәхнәдә шигырь, мөнәҗәтләр укыган балаларны Линур хәзрәт бүләкләде.