Ст.Студенецская сельская библиотека - филиал № 34

“Без Тукай оныклары”

   Без бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган көнен билгеләп үтү атналыгында,китапханәдә “Син туган тел аркылы”-дип исемләнгән китап күргәзмә төзедек.Күргәзмә янында Г.Тукайның шигырьләрен ,әкиятләрен укыдык.М-н: 1 нче сыйныф укучысы Давлетшина Дилә “Эш беткәч уйнарга ярый”,7 сыйныфтан Феизова Назилә “Әллүки” шигырен яттан сөйләделәр.

    Ә балалар бакчасында “Без Тукай оныклары”-диеп исемләнгән балалар иртәсе булып узды.  Г. Тукай дөньяда бары тик 27 ел гына яшәгән, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да ул гаять зур, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Аның тормышы һәм иҗаты- халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Балачактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара.