«Тукайлы балачак»
26.04.22. Иске Суыксу авылы китапханәсе мәктәп белән берлектә ,татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайны искә алдык.Балалар бакчасына йөргән чакта ук Тукайның «Су анасы»,«Кәҗә белән сарык»,«Шүрәле» әкиятләрен тыңлап үстек.Елга буена төшсәк «Су анасы» күңелгә шом сала.Урманнарга,кырларга барсак «Шүрәле» дән курка идек.Ә мәктәпкә кергәч иң беренче яттан өйрәнгән шигыребез «Туган тел» иде.Менә бүгенге «Тукайлы балачак»-дип исемләнгән балалар иртәсендә яңадан әкият геройлары белән очраштык.