Брейн-ринг: "Күктә ни булмас?"
Галәмгә беренче мәртәбә юл ачкан тарихи вакыйганы һәм легендар Юрий Гагаринны искә алмаган кеше юктыр.
Дөньяда беренче мәртәбә кешенең космоска оча башлавын билгеләп үтү йөзеннән СССР Югары Советы Президиумының 1962 елның 9 апрельдәге Указы белән 12 апрель Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип игълан ителде. 1961 елның 12 апрелендә СССРда, дөньяда беренче булып, кеше утырган корабль космоска очты.Менә шул уңайдан «Күктә ни булмас?»-дип исемләнгән брейн-ринг үткәрдек.Балаларны күктәге тормыш белән таныштырдык.”Галәм чиксез”дигән тема буенча сораулар бирдек.