7 апрель -Бөтендөнья сәламәтлек көне .
Үзегезгә нәрсә телисез? Ә якыннарыгызга? Күпләрегез “сәламәтлек” дип җавап бирә, шулаймы? Чыннан да, ул – безнең иң кадерле байлыгыбыз. Сәламәт булганда, юкны – бар итәргә, бик ерак кебек тоелган хыялларны да чынга ашырырга була.
Сәламәтлек – тормыш дәрәҗәсенең төп күрсәткече дә әле. Нәкъ менә шуңа күрә дә 7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне дип игълан ителгән. Бу датаны сайлаулары очраклы түгел. 7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының туган көне. Сәламәтлек безгә озак яшәү өчен генә түгел, ә һәр көнебезне матур, кызыклы, файдалы үткәрү өчен дә кирәк. Олылар, сәламәтлегегезне саклагыз, дип юкка гына әйтми шул. Аны ничек сакларгамы? Моның рецепты бик гади дә, шул ук вакытта шактый катлаулы да. Гади, чөнки аны һәркем үти ала. Без дә менә бүген 1 сыйныф укучылары һәм авылыбызның шәфкать туташы Хайбуллова Лилия катнашында китапханәдә сәламәтлек сәгате үткәрдек.Дару үләннәре белән таныштык.Чисталык турында сөйләштек.