Хуш киләсең,гүзәл Нәүрүз!
Хуш киләсең,гүзәл Нәүрүз!
26.03.2022.Җылы нурларын көннән – көн матуррак чәчкән кояшлы, зәп-зәңгәр күк йөзе белән күңелләребезне күтәргән яз килде. Март ае –яз ае, бик матур ай. Бу ай озак заманнар буе Яңа елның беренче ае булып йөргән. Көннең төнне куып җиткән вакытында, Кыш бабайның чәчләре су булып акканда, безнең бабаларыбыз, әбиләребез язны – Нәүрүзбикәне каршылаганнар. Бу көнне үзләренең матур теләкләрен Нәүрүзбикәгә әйтеп калдырырга тырышканнар.
Нәүрүз бәйрәме – язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме ул.
Борынгыдан килгән бу бәйрәмне,бүген бездә билгеләп үттек. Бүген бездә Нәүрүз. Нәүрүз шатлык, бәхет алып килсен.Бергәләшеп төрле уеннар уйнадык,карга боткасы,коймаклар белән тәмләп чәйләр эчтек.